«Ялкын» клубында ретро-кичә (18+)

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 3 нче санлы китапханәдә өлкән буын укучылар өчен, «Ялкын» клубы белән берлектә, «Бар иде яшь чаклар…» ретро-кичәсе узды.

ретро вечер
DSC01978
DSC01972
DSC01973

Кичә, өлкән буын вәкилләренә багышланганлыктан, җылы рухта үтте. Үткәннәргә, совет чорына, кире кайтып, инде онытыла башлаган хатирәләрен искә төшерделәр. Болар барысы да фантазия һәм күңелле көйләр белән үрелеп барды. Кызык викториналар, мәзәкләр һәм күңелне эретерлек җырлар кунакларыбызга бер минутка да ямансуларга ирек бирмәде. Чарага килүчеләр уеннарда актив катнашты, җырлар җырлады. Өлкәннәрнең бәхетле елмаюларын күрү, матур теләкләрен ишетү безгә дә күңелле булды. 

Китапханәдә зирәк акыллы укучыларыбыз яратып укый торган китаплардан күргәзмә әзерләнгән иде. Анда яңа әдәбият, тарихи һәм мәхәббәт романнары, остабикәләр өчен киңәшләр, өлкән яшьтәге кешеләрдә килеп чыгучы төрле проблемаларны чишәргә ярдәм итә алырлык медицина буенча кайбер күрсәтмәләр тәкъдим ителде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: